news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак

Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп Габдулла Тукайның «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам…» дигән шигъри юлларын алдылар.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп Габдулла Тукайның «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам…» дигән шигъри юлларын алдылар. ХI форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан барлыгы 1200 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.

3 июнь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшләячәкләр:

  1. Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре.
  2. Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.
  3. Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
  4. Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.

4 июнь көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәсьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк. 5 июнь көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнашачаклар.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 регионыннан 700 дин әһеле җыелган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100