news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»ның баш редакторы Ринат Билалов мөфтинең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Ринат Билалов мөфтиятнең матбугат хезмәте журналистларга ачык булуын билгеләп үтте.

«Татар-информ»ның баш редакторы Ринат Билалов мөфтинең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне мөфти Диния нәзарәтенен журналистлар өчен оештырылган ифтарында тапшырды.

Җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, дини белем һәм тәрбия бирүдә мәгълүмати ярдәм күрсәткәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, диелә мөфти котлавында.

Ринат Билалов мөфтинең һәм мөфтиятнең матбугат хезмәте журналистларга ачык булуын билгеләп үтте.

ТНВ режиссеры Рифат Йосыпов, журналист Мөслимә Шәфыйкова Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде.

«Идел» журналыннан Мөршидә Кыямова, Матбугат.рудан Данил Сәфәров, Татар.тудейдан Эльмира Гафиатуллина, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән Эльмира Исмәгыйлева, «Бизнес-онлайн»нан Альфред Мөхәммәтрәхимов, ТНВдан Сәрия Хәбибуллина мөфтинең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100