news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында «Татар шамаилендә мәчет образы» күргәзмәсе эшли

«Мансаф шамаиле» үзенчәлеге - ул мәрмәр ваклары белән яки тиредә эшләнә, ә аннары махсус агач яссылыкка төшерелә.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында беренче тапкыр «Татар шамаилендә мәчет образы» күргәзмәсе тәкъдим ителгән.

Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, банкетлар залындагы күргәзмәне Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәрҗани фонды һәм «Мансаф шамаиле» проекты оештырды.

Гадәт буенча, татар шамаилләре фольгада башкарыла һәм пыяла астына урнаштырыла. Әмма «Мансаф шамаиле» мәрмәр вагы белән яки тиредә эшләнә, ә аннары махсус агач яссылыкка төшерелә. Бу — аның үзенчәлеге.  

Күргәзмәдәге эшләр күбесенчә «Мәрҗани» фондыннан — «Татар шамаиле: традицияләр һәм хәзерге заман» китапларыннан тәкъдим ителгән. Җыелма Россиянең башка төбәкләрендә дә күрсәтеләчәк.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты һәм «Мансаф шамаиле» әлеге проектны Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлаган.

Чарада РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, Түбән Новгород Җәмигъ мәчете имам-хатибы Мөнир хәзрәт Беюсов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов, Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин һәм Россия төбәкләре мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Бәйрәм ифтарыннан соң теләгән һәркем күргәзмә белән таныша алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100