news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Казан-Экспо»да узачак IX республикакүләм ифтарда 5 мең кеше катнашыр дип көтелә

Былтыр, пандемия сәбәпле, республикакүләм ифтар вакытында ланч-бокслар гына өләштеләр.

Быел «Казан-Экспо»да узачак IX республикакүләм ифтарда 5 мең кеше катнашыр дип көтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Быел Татарстанда IX республикакүләм ифтар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 11 майда уза. Аның сыйдырышлыгыннан чыгып, чарада 5 мең кеше катнашыр дип көтелә, диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен Диния нәзарәте оештырган ифтарда.

Былтыр, пандемия булу сәбәпле, республикакүләм ифтар узмады. Аңа кадәр Татарстан күләмендәге чаралар гадәттә «Казан Арена»да уза иде. 2019 елда узган җиденче ифтарда 15 мең кеше катнашкан иде.

«Кызганыч, былтыр бу ифтар булмады, ләкин без аны онлайн форматта үткәрергә тырыштык. Быел 5 мең кеше җыярга ниятләдек, иншалла. Тагын 5 мең кешегә стадионнан ланч-бокс таратмакчы булабыз, шуңа күрә 10 мең кеше булырга тиеш дип әйтәбез», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Билетларны мөхтәсибләр аша 4 майдан башлап алырга була, диде мөфти.

«Төп ризык пылау булачак. Шулай ук финиклар, су, корнишон кыярлары, черри помидорлары булачак. Быел баллы ризыклар да күбрәк булачак — конфетлар, печенье, чәкчәк. Шулай ук бал-май булачак, бу безнең Татарстан продукты», — диде ифтарның төп спонсорларының берсе, туклану ягы өчен җаваплы булган «Туган авылым» оештыручыларының берсе Радик Абдрахманов.

Ифтар якынча 10 миллион сумга төшәчәк, диде ул. Һәр кешене тукландыру якынча 500 сум тора. 10 мең шешә су, 3 тонна ит әзерләнгән. Стадионда Ямашев һәм Чистай урамнары ягыннан 5 мең кешегә ланч-бокслар таратылачак.

«Ланч-бокслар узган елдагы кебек үк тулы булачак, алар Казан ЭКСПОда узачак ифтардагы ризыклардан бераз гына аерылачак, ләкин ифтардагы төп ризыклар аларда да булачак. Нәрсәдер тартмаларга сыеп бетмәскә мөмкин, әмма нигездә шул ук ризыклар булачак», — диде Радик Абдрахманов.

«Казан Экспо»га ифтарда катнашучылар 18:00 сәгатьтән килә башлар дип көтелә. Аңа Казан вокзалыннан электропоездларда, яки шәхси транспортта барып булачак. Ифтар урыны үзгәрсә дә, күпьеллык тәҗрибәсе барлыгын исәпкә алып, оештыру эше «Казан Арена» директоры Радик Миңнәхмәтовка йөкләнгән.

«Без бу чараның партнерлары буларак, инфраструктура, иминлек, логистика өчен җавап бирәбез. Быел бөтен саклык чаралары да сакланачак. Һәркемгә битлекләр өләшенәчәк. Дистанция сакланачак, өстәлләр бер-берсеннән ара калдырып урнаштырылачак. Шуңа күрә быел ифтарны бары тик 5 мең кешелек итеп кенә оештырабыз», — диде Радик Миңнәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100