news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның «Солтан хәзрәт» мәчетендә «Әбиләр үрнәге» мәктәбе ачылды

Оештыручылар яшь буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең роле мөһим булуын искәртә.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендәге «Солтан хәзрәт» мәчетендә укучылар арасында әбиләр төркеме оештырылган һәм «Әбиләр үрнәге» («Әжелер өнегесі») мәктәбе ачылган.

Чарада Нур-Солтан шәһәренең баш имамы Ерболат Жусупов әбиләрне котлады һәм «Әбиләр үрнәге» мәктәбенең уңышлы эшләвен теләде. Шулай ук  ул өлкәннәрнең яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын әйтте. Бу турыда Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чарада катнашучылар Коръән укыды, баш имам белән дога кылды һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Чара чәй табыны артында дәвам итте, анда күпне күргән әбиләр яшьләргә киңәш бирде һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100