news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Җәмигъ мәчете төзү өчен урын билгеләнде

Орджоникидзе районында 8241 квадрат метр мәйданда Мөселман үзәге төзеләчәк.

Екатеринбургта Җәмигъ мәчете төзү өчен урын билгеләнде
https://dsmr.ru

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәре хакимияте һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) арасында Җәмигъ мәчете төзеләчәк җир кишәрлеген түләүсез файдалану турында килешү төзелгән. Бу хакта Россия мөселманнары дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Мөфти Абдул хәзрәт Ашарин Орджоникидзе районында 8241 квадрат метр мәйданда җир кишәрлеген Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Җәмигъ мәчете керәчәк Мөселман үзәге төзү өчен түләүсез файдаланачагына рәсми рөхсәт булуны раслаган. 

Үзәктә укыту-административ бина һәм хуҗалык-көнкүреш өчен билгеләнгән бүлмәләр дә булачак.

Барлык норматив-хокукый актлар буенча эшләр төгәлләнгәннән соң, Себер мөселманнары өчен әһәмиятле мөселман үзәген, анда Җәмигъ мәчете дә керәчәк, төзүгә керешергә мөмкин булачак, диелә бу хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot