news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә яңа мәчет Рамазан аеннан соң ачылачак

Самойловск районы Святославка авылында яңа мәчет өчен бина сайланган һәм анда төзекләндерү эшләре башланган.

Саратов өлкәсендә яңа мәчет Рамазан аеннан соң ачылачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 февраль , «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Самойловск районы Святославка авылында яңа мәчет барлыкка киләчәк. Аны Рамазан аеннан соң ачарга ниятлиләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Моның өчен тиешле бина сайлап алганнар инде, хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Бу уңайдан 22 февраль көнне авыл мөселманнары җыелышы булган. Анда Саратов өлкәсе мөфтие Мөкәддәс хәзрәт Бибарсов, Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин һәм мөфтинең иҗтимагый элемтәләр буенча урынбасары Әхмәд хаҗи Мәхмәтов катнашкан.

Халыкка мөрәҗәгать итеп, Мөкаддәс хәзрәт мәчетнең җәмгыять өчен әһәмияте турында искә төшергән һәм изге мөселман җәмгыяте активистларына аларның игелекле эшләрендә уңышлар теләгән.

Очрашу барышында изге Коръән аятьләрен укыдылар һәм бу проектны тиз арада тормышка ашыруны теләп, дога кылдылар. Мәчет быел изге Рамазан аеннан соң ачылыр дип ниятләнә, диелә хәбәрдә..


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100