Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти Таҗетдин: Аллаһны Конституциядә искә алу тормышка реаль үзгәрешләр кертәчәк
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин Россия Конституциясендә Аллаһы Тәгаләне искә алу формаль түгел, ә киләчәктә кешеләрнең тормышын үзгәртәчәк адым, дип саный.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин Россия Конституциясендә Аллаһы Тәгаләне искә алу формальлек түгел, ә якын киләчәктә кешеләрнең тормышына үзгәрешләр кертә торган адым була дип саный. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
«Безнең Конституциядә Аллаһы Тәгаләне исеме барлыкка килсә, барысы да үзгәрер һәм бу бик тиз булыр дип ышанам», — дип әйткән мөфти Таджетдин җомга көнне «Интерфакс»ка.
«Аллаһ Тәгалә — әхлакый кыйммәтләрнең нигезе, Аңардан башка алар бөтенләй булмый. Безнең ватандашларыбызның күбесе Аллаһы Тәгаләгә ышана һәм диннән башка яшәү өчен көч таба алмый», — дип өстәде ул.
Мөфти фикеренчә, Төп законда Аллаһы Тәгаләне искә алу россиялеләрдә тормышка карашны үзгәртәчәк. «Элек дәүләт Аллаһ юк дип раслый иде һәм картлык көнгә коммунизм килер дип вәгъдә итте, әмма аны көтеп җиткереп булмады. Ә Аллаһ — ул бирә һәм барысын берьюлы да, һәркемгә аерым да бирә, хыялларны тормышка ашыра», — диде Таҗетдин.
Мөфти фикеренчә, Конституциядә «Аллаһ булу» «ришвәтчелектә дә, башка җинаятьләрдә дә тоткарлык, әхлаксызлыкка да, җәмгыятьтәге барлык бозыклыкларга каршы киртә булыр иде».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз