news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләллеген тикшерүне сорый

Нәзарәткә вакцинаны куллану турында халыктан сораулар килгән.

Татарстан Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләллеген тикшерүне сорый

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләл булуын ачыклау өчен җитештерүчеләргә сорау җибәргән.

«Кешеләрдән бик күп сораулар килә, шуңа баш каткан. Кулланырга ярыймы-юкмы дип сорыйлар. Без җитештерүчеләргә сорау җибәрдек, хәзер җавап көтәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин.

Ирек хәзрәт сүзләренчә, составында дуңгыз аксымы яки спирт булган дарулар хәләл дип саналмый. Шуның өчен ул һәрвакыт даруларның составына игътибар итәргә кирәклекне искәртте.


news_right_1
news_right_2
news_bot