news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин белән Камил Сәмигуллин хезмәттәшлек турында сөйләште

Мөфти Түбән Камада татар-мөселман мәктәпләрен ачу мөмкинлеген карауны сорады.

Айдар Метшин белән Камил Сәмигуллин хезмәттәшлек турында сөйләште
http://dumrt.ru/

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин нәзарәткә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә килде. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды.

Камил хәзрәт Түбән Кама җитәкчесен нәзарәт урнашкан тарихи бина һәм күпкырлы эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды. Мөфти хәзрәт сүзне Түбән Камада төзелүче «Ак каен» исемле яңа мәчеткә күрсәтелгән һәртөрле ярдәм күрсәткәне өчен Айдар Метшинга рәхмәт җиткерүдән башлады. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннан соң очрашуда аерым игътибар мөхтәсибәт канаты астында эшләүче «Ихлас» үзәгенә бирелде. Үзәк физик мөмкинлекләре чикле булган төрле яшьтәге кешеләрне рухи-тернәкләндерү юнәлешендә эш алып бара, анда өлкәннәр һәм 5 яшьтән алып балалар дини белем һәм әхлак тәрбиясе ала, гарәп хәрефләрен өйрәнә, Коръән сүрәләрен ятлый.

Мөфти хәзрәт шулай ук Айдар Метшин белән нәзарәтнең Татарстан шәһәрләрендә татар-мөселман мәктәпләрен ачу тәҗрибәсе белән дә уртаклашты һәм Түбән Камада да мондый мөмкинлекне карауны сорады. Шәһәр башлыгы бу мәсьәләгә кызыксынуын белдерде.

Моннан тыш, очрашуда бүгенге көндә районда мөселман зиратларының торышы, мәчет каршындагы татар теле курсларының нәтиҗәлелеге, Түбән Кама районыннан чыккан тарихи шәхесләрне, мөселман галимнәре мирасын өйрәнү мәсьәләләләре дә каралды.

Айдар Метшин Түбән Кама мөхтәсибәтенә карата уңай һәм дустанә мөнәсәбәтен белдерде һәм аның эшчәнлеген югары бәяләде. Җитәкчеләр берничә уртак башлангычны тормышка ашыру буенча килешүләргә иреште. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Айдар Метшинга рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» Коръән мәгънәви тәрҗемәсен бүләк итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100