news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловски өлкәсендә тагын бер мәчет ачылды

Свердловски өлкәсендә тагын бер мәчет ачылды

(Екатеринбург, 28 ноябрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Бу көннәрдә Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы Шәкүр авылында өр-яңа мәчет ачылды. Бу мәчетне салуда өлкә күләмендә танылган меценат Ринат Әскәров зур көч куйды.

Шәкүр авылы иң зур татар авылларының берсе булып санала. Бүген биредә меңгә якын кеше яши. Моңа кадәр авылда дини эшләрне, мулла булмау сәбәпле, Рәшидә абыстай алып бара иде. Яңа мәчет ачылуга, Свердловски өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе авылга яңа имам-хатыб билгеләде. Мәчет ачылу тантанасында яңа имам халык белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot