news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Белкино авылында җирле халык акчалары хисабына яңа часовня төзеделәр

Авылда 250гә якын кеше яши.

Питрәч районы Белкино авылында җирле халык акчалары хисабына яңа часовня төзеделәр
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 28 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәч районы Белкино авылында хәйриячеләр һәм җирле халык акчасы хисабына яңа часовня төзелде. Белкинода объект авылга керү юлында урнаштырылган. Шушы көннәрдә аның тантаналы ачылышы булды. Часовняны изгеләндерү йоласын Павел атакай авыл халкы, меценатлар һәм инициаторлар катнашында үткәрде. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Авылда, нигездә, пенсионерлар яши. Өлкән яшьтәге Галина Волкова, часовня барлыкка килүгә барысының да шат булуын билгеләп үтте.

«Часовня элек-электән һәр авылда, хәтта иң кечкенәсендә дә бар иде. Бездә дә ул бар, әмма ул авыл читендә тора. Яңа часовня өчен бик яхшы урын сайладылар, юл янында. Җәяү дә, машинада да барып җитү җиңел. Аның яныннан узганда машина йөртүчеләр дога кылачак. Бергә без зур эш башкардык», — диде Галина Ивановна.

Часовняны төзү инициаторлары — белкинолылар Александр Семенов һәм Алексей Егоров.

«Идея узган ел барлыкка килде. Мин Россия буйлап еш йөрдем. Теләсә кайсы торак пунктка керәсең — бөтен җирдә часовня бар. Шуннан соң аны Белкинога керү юлында да торгызу фикере туды миндә. Битараф булмаган кешеләр ярдәмендә уй-ниятләр тормышка ашты», — дип сөйләде Алексей Егоров.

Җирле халык һәр йорттан 1500әр сум акча җыйган. Аларга Радик Зиннәтов, Ленар Григорьев, шулай ук район җитәкчелеге өстәмә ярдәм күрсәтә.

«Территорияне төзекләндерергә, брусчатка җәяргә, койма куярга телибез», — дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Алексей Меньшов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100