news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ярдәм» мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган лекцияләр башлана

Рәбигыль-әүвәл аенда Аллаһы Тәгаләнең һәм Пәйгамбәрләрнең соңгы илчесе туган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «Ярдәм» мәчетендә Рәбигыль- әүвәл аенда дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, өйлә намазы алдыннан, Пәйгамбәребез (с.г. в.) тормышына һәм иҗатына багышланган зур булмаган вәгазьләр укылачак. Бу хакта «Ярдәм» фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Мөхәммәд пәйгамбәр шәхесе һәм тормышы турында «Ярдәм» мәчете имамы Айдар хәзрәт Гарипов лекция укыячак.

Рәбигыль-әүвәл ае бөтен дөнья мөселманнары өчен аеруча мөһим, чөнки бу айда кешелекне яктылык нурына алып килгән, Аллаһы Тәгаләнең һәм Пәйгамбәрләрнең соңгы илчесе туган, диелгән хәбәрдә.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) турындагы кыска лекцияләр, һичшиксез, барлык мөселманнар өчен үрнәк булып тора һәм һәр мөселманга аның тормыш вакыйгаларын белү һәм тормышының һәр өлкәсендә калдырган гамәли үрнәккә ия булу мөһим. Бу ай Пәйгамбәребез тарафыннан кулланылган кыйммәтләрне яңадан торгызу турында дин тотучыларга искә төшерү булып тора, диелгән хәбәрдә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100