news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адыгеяда Корбан гаетенә рәсми бәйрәм статусы бирелде

Моңа кадәр республикада Ураза гаете генә рәсми бәйрәм көне итеп билгеләнгән булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Адыгея Республикасында мөселманнарның Корбан бәйрәме һәм православларның мәрхүмнәрне искә ала торган көне (Радоница) закон буенча бәйрәм көннәре дип расланган. Адыгея парламенты депутатлары «Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» Адыгея Республикасы законына үзгәрешләр кертү турындагы» карар кабул иткән. Бу турыда дәүләт хакимияте органы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Моңа кадәр әлеге законның 2 маддәсендә Ураза гаете бәйрәм көне итеп билгеләнгән иде. Аны үткәрү көнен ел саен республика башлыгы билгели. Шул ук вакытта Корбан гаете һәм Радоница бәйрәмнәре ел саен төбәк җитәкчесе карары белән ял көннәре дип игълан ителә. Бүген кабул ителгән закон шулай ук Корбан бәйрәмен һәм Мәрхүмнәрне искә алу көнен дини бәйрәм көннәре дип билгели», — диделәр парламент матбугат хезмәтендә.

Законнарга үзгәрешләр Адыгея башлыгы Морат Кумпилов инициативасы буенча кертелгән. Закон буенча дини бәйрәм көннәрен төбәк җитәкчесе өч айдан да соңга калмыйча билгели.

Корбан бәйрәме — корбан чалу мөселман календаренең уникенче аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм мөселманнарның Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлануын аңлата. Корбан бәйрәмендә гыйбадәт кылу гадәттәгечә вәгазь һәм бәйрәм намазыннан башлана, корбан чалу белән тәмамлана.

Православ вәкилләренең Радоница бәйрәме дин тотучылар өчен мәрхүмнәрне искә ала торган әһәмиятле көн, шул көнне үлгән туганнарының каберләренә бару гадәте кертелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100