news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьдә Согуд Гарәбстанында Мәккәгә кече хаҗ кылу яңадан рөхсәт ителәчәк

Хаҗ кылу этаплап һәм коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын үтәү шартларында яңадан башлана.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте октябрь башыннан илдә яшәүче мөселманнарга Мәккәгә кече хаҗ кылырга рөхсәт бирәчәк. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы корольлекнең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, хаҗ кылу этаплап һәм коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын үтәү шартларында яңадан башлана.

4 октябрьдә башланачак беренче этап барышында илдәге хаҗиларның өчтән бере (ягъни 6 меңгә якын кеше) изге урыннарга сәфәр кыла алачак.

Икенче этап 18 октябрьгә билгеләнгән, ул чагында хаҗиларның саны 75 процентка кадәр артачак.

Кече хаҗ кылу коронавирус пандемиясе таралу аркасында быелның апреленнән тыелган иде. Согуд Гарәбстаны май ахырында, ил эчендә бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүне, кешеләргә эш урыннарына кире кайтуны рөхсәт итеп һәм мәчетләрне яңадан ачып, акрынлап карантин чараларын йомшарта башлады.

Илдә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясе йоктыруның 330,7 меңнән артык очрагы теркәлгән, 4,5 мең кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100