Татарстанда бу атнада бишенче мәчет ачылды

Татар Борнае авылы үзәгендә урнашкан яңа мәчеткә “Миңнеәсхәт” исеме бирелде.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген, Мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә Татарстанда тагын бер мәчет ачылды. Бу – агымдагы атна эчендә бишенче Аллаһ йорты. Гашүрә алдыннан әлеге вакыйга Әлки районының Татар Борнае авылында булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татар Борнае авылы үзәгендә урнашкан яңа мәчеткә “Миңнеәсхәт” исеме бирелде. Ул аны сафка бастыру өчен үзләреннән зур өлеш керткән бертуган Шәйхетдиновларның әтиләре исемен йөртәчәк.

Мәчет төзелеше 2018 елда башлана. Ул үз эченә берьюлы 50 кешене сыйдыра ала. Мәчеттә намаз уку бүлмәсеннән тыш, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә һәм балалар мәйданчыгы бар.

Бүгеннән Әлки районында дин кардәшләребез өчен 30 мәчет хезмәт итә башлады.

Бу атнада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга һәм Әлки районнарына биш мәчет ачылды. Аллаһы йортлары Түбән Каманың Ширәмәт һәм Үчкә авылларында, Менделеевск районының Татар Әхтиял авылында, Алабуга шәһәрендә һәм Әлки районының Татар Борнае авылларында калкып чыкты. Шулай итеп, агымдагы елның сигез ае эчендә Татарстанда 9 яңа мәчет ачылды.