news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан хәзрәт Аббясов: Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты бар

Ул башка мөселман дәүләтләре дә бу вакцинаны куллану белән кызыксынганнарын әйтте.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ мөселманнары Диния нәзарәте, мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов коронавирустан Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты булуын, шунлыктан мөселман дәүләтләре дә кызыксынганын әйтте.

Рушан хәзрәт бүген KazanSummit-2021 Халыкара икътисади форумында «Коронавирус шартларында медицина» сессиясендә катнашты.

«Мөселман дәүләтләре безнең вакцинаны кабул итә, чөнки без фәтвә бирдек. Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты бар, аны кулланып була. Индонезия, башка гарәп илләре бик кызыксыналар. Аларга хәләл сертификациясе булу бик мөһим. Индонезиядән Роспотребнадзор җитәкчесе дә „бу сертификация безгә мөһим, чөнки без мөселман дәүләте, 220 млн кеше яши“ дип әйтте», — дип сөйләде Рушан хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, хәзер белгечләр башка вакциналарны да хәләл булу-булмавын өйрәнә.

Рушан хәзрәт мөфтияттә вакцинация дәрәҗәсе буенча 60 процентны үткәннәрен әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100