news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дини җыены хатын-кызлар өчен «Фирдәвес» журналы белән хезмәттәшлек итәчәк

Firdaus журналы – Россиядә туташлар һәм хатын-кызлар өчен беренче мөселман журналы.

Россия Дини җыены хатын-кызлар өчен «Фирдәвес» журналы белән хезмәттәшлек итәчәк
https://dsmr.ru

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены илдә мөселман хатын-кызлары өчен беренче булган «Фирдәвес» («Firdaus») журналы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир Крганов билгеләп үткәнчә, апа-сеңелләрнең бердәм коллективы ярдәмендә журнал бүгенге заман мөселман туташы һәм хатын-кыз образын ачу мөмкинлеге бирә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.

«Ислам күзлегеннән хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятьтә роле бик зур. Мөселман хатын-кызлары һәрвакыт гореф-гадәтләрне һәм гаилә учагын саклаучы булды, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү белән шөгыльләнде, җәмәгать тормышында актив катнашты», — дип искәртте Крганов.

Ул мисал итеп Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хатынын искә төшерде. Аның бөтен байлыгын динне тарату өчен бирүе хакында әйтте.

«Хәзерге мөселман хатын-кызлары үз тормышларында төрле өлкәләрне берләштерә: яхшы апалар, хатын-кызлар һәм хуҗабикәләр, яхшы әниләр булу һәм шул ук вакытта һөнәри уңышларга ирешү, карьера төзү. Бу хакта күрсәтү һәм сөйләү бик мөһим», — ди Крганов.

Firdaus журналы — Россиядә туташлар һәм хатын-кызлар өчен беренче мөселман журналы. Аны гамәлгә куючы һәм баш мөхәррир Әминә Гяургиева.

«Россия мөселманнары Дини җыены белән агарту һәм әхлакый тәрбия эшендә хезмәттәшлек, яңа шартларда мөселман хатын-кызының яшәү рәвеше һәм роле белән таныштыру — безнең өчен иң беренче бурыч. Хөрмәтле мөфтиләр һәм имамнар ярдәме белән без бу юнәлештә тагын да күбрәк эшләрбез дип ышанабыз», — диде Әминә Гяургиева.

«Мотивация бирә, рухландыра, мәгълүмати танып белүгә тарта торган шундый күпкырлы һәм шул ук вакытта укуы җиңел булган басма ул», — диелә проект тасвирламасында. Аны электрон рәвештә App Store махсус кушымтасында алырга мөмкин. Беренче саны 2021 елның мартында дөнья күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100