news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки халыкларның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткән академик Мусаев вафат

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, лингвист Кенесбай Мусаевның туганнарының кайгысын уртаклаша.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Күренекле совет һәм Россия лингвисты, төрки һәм СССР (соңрак БДБ) халыклары телләре буенча белгеч, филология фәннәре докторы, профессор, Казахстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, югары мәдәният вәкиле һәм танылган белгеч Мусаев Кенесбай Муса улының вафат булган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Мусаев Кенесбай Муса улының вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Чын мәгънәсендә фәнгә тугры хезмәт итү үрнәге булган Мусаев Кенесбай Муса улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Ул үзенең бөтен эшчәнлеге белән төрки халыкларның гомумкешелек цивилизациясенең мөһим өлеше булган мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә хезмәт итте. Кенесбай Муса улы төрки халыкларның телләрен һәм мәдәниятен үстерүгә сизелерлек өлеш кертте", - ди Равил Гайнетдин..

Ул мәрхүмнең туганнары һәм якыннарына килгән кайгыны уртаклаша һәм аларга түземлек тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100