news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Ураза гаете вәгазен Казанның Галиев мәчетендә укыячак

Чарадан туры трансляцияне «ТНВ» телекомпаниясе оештыра.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 13 майда, Ураза бәйрәме уңаеннан, Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бәйрәм намазы уза.

5.30 сәгатьтә мәчеттә Коръән аятьләрен укырга керешәләр. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен иртәнге сәгать алтыда укый башлый. 6.30 сәгатьтә гает намазы була. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чарадан туры трансляцияне «ТНВ» телекомпаниясе оештыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Хозур ТВ» Ютуб-каналы һәм телеканалында интернет-трансляция булачак.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 майда IX республика ифтары Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100