Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районындагы XVIII гасыр тарихи мәчетен төзекләндерергә җыеналар
Мәчкәрә авылындагы мәчет татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен — Татарстан Республикасы Кукмара районы Мәчкәрә авылының XVII гасырда салынган борынгы тарихи мәчетен реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Әлеге мәчет татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора. Мөфти Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү планын хуплады, шулай ук реставрация проекты буенча теләкләрен әйтте, тарихи объектны яңадан торгызу әһәмиятен билгеләде. Бу турыда Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчете 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Мәчет каршында мәдрәсә булган, анда төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган.
Мәдрәсәдә укучылар арасында Габденнасыйр Курсави — күренекле акыл иясе һәм ислам реформаторы да бар.
Кукмара районы мөхтәсибе ел саен әлеге авылдан чыккан күренекле кешеләр истәлегенә багышлап Мәчкәрә укулары үткәрә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз