news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Коръәнне өйрәнү турында иң яхшы видеоролик төшерүчене ачыкладылар

«Зейд бин Сабит» үзәге укытучылары продюсер, режиссёр Эльдар Шәрипов белән бергә иҗади конкурска нәтиҗә ясаган.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Саратовта «Коръәнле тормыш» иң яхшы видеоролик иҗади бәйгесе тәмамланды. Аны Саратов мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» үзәге оештырды.

Инстаграм социаль челтәрендә узган бәйгедә Саратов өлкәсе, Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләр мөселманнары катнашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар ай дәвамында үз эшләрен төшергән, монтажлаган, тавыш куйган һәм төзәтмәләр керткән.

Конкурсантлар һәр роликта Коръән китабына мәхәббәтен һәм Изге Коръәнне өйрәнүнең кеше тормышына һәм язмышына йогынты ясавын күрсәткән.

«Зейд бин Сабит» үзәге укытучылары продюсер, режиссёр Эльдар Шәрипов белән бергә иҗади конкурска нәтиҗә ясаган.

Конкурста Саратов өлкәсенең Озинки бистәсеннән Әлфия Кәримова җиңгән, Саратовтан Сөләйман икенче урынны, Казаннан Риана өченче урынны алган.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Уфада яшәүче Самиягә жюридан махсус бүләк тапшырылчак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100