news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәте Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган флешмобка кушылырга чакыра

Әлеге чара ярдәмендә ислам дине әһелләренең ата-бабаларыбыз батырлыгын, илебез тарихын хөрмәт итүен күрсәтергә телиләр.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре һәм районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, зур флешмобка кушылырга чакыра. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Әлеге чара имамнарның һәм, гомумән дин тотучыларның, катгый бер кысаларга куып кертелмәгәнен, Ислам әһелләренең замана сулышы белән яшәвен, ата-бабаларыбыз батырлыгын, илебез тарихын зурлавын күрсәтү максатыннан оештырыла.

Флешмобта Бөек Ватан сугышы, ветераннар турында шигырь, хикәяләрдән өзекләр яки фронтовик язучыларның әсәрләре укып яки яттан сөйләп төшерелгән видеолар Инстаграм, ВКонтакте челтәрләренә урнаштырыла.

Эстафета килеп җиткәнен көтмичә дә флешмобка кушылырга мөмкин. Бары тик видеоларыгызны #батырларгадан хештегы белән теркәргә онытмагыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100