news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап тәкъдим ителде

Басма Татарстанда туган телләр елы уңаеннан чыккан. Тиражы — 3 мең нөсхә.

Казанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап тәкъдим ителде
Солтан Исхаков

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышына багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томын тәкъдим иттеләр.

«Китапта Мөхәммәд пәйгамбәр эшчәнлегенең мәдинә чоры тасвирлана. Бу вакытта ул халыкара масштабтагы ислам эшлеклесе булган. Басма Ислам фәннәре буенча белем бирә торган оешмаларга һәм барлык дин кардәшләребезгә киңәш ителә», — диде китап авторы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, бу Мөхәммәд пәйгамбәрнең язмышы турында татар телендәге алтынчы китап булды.

«Моңа кадәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында татарча 5 китап бар иде. Алар барысы да Казанда басылган. Бу китапны мөселманнар үзләренең көндәлек тормышында шәригать кануннарына таяна башлар, дигән өметтә чыгардык», — дип сөйләде Габдерәүф хәзрәт Зәбиров.

Китап Татарстанда туган телләр елы уңаеннан басылган, 3 мең нөсхәдә дөнья күргән. Ул барлыгы тугыз бүлектән тора. Алар арасында Исламда эшлекле мөнәсәбәт нигезләре, сату-алу, керем, арендага бирү һ.б. турында мәгълүмат урын алган.

Узган елда «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабының беренче томы чыккан инде. Ул да 3 мең нөсхәдә басылды.



Галерея: Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап турында матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100