news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръәннең Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Уфада тәкъдим ителде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде.

Коръәннең Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Уфада тәкъдим ителде
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәкъдим итү чарасы Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә узды. Уфаның «Ихлас» мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде.

Камил хәзрәт Самигуллин бу хезмәтнең мөселманнар өчен мөһимлеген искәртте. Ул татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының бүгенге көндәге актуальлегенә аерым игътибар бирде.

Мөфти билгеләп үткәнчә, татар телендәге күпчелек тәфсирләр инкыйлабка кадәр бастырылган, аларда мәгънәви хаталар юк, әмма иске татар телендә хәзерге татарларга таныш булмаган гарәп сүзләре бик күп. Шуңа күрә хәзерге татар әдәби телендә киң катлам укучыларга аңлашыла торган тәрҗемәләрне бастырып чыгару ихтыяҗы туды, — ди мөфти.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы — ул Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәсе. Аны әзерләүдә Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре, Коръән хәфизләре, татар һәм гарәп теле филологлары, кыйраәтләр, фикһ, гакыйдә буенча белгечләр катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100