news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөхәммәдия» шәкертләренә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк иттеләр

«Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды мәдрәсәләргә, галимнәргә, остазларга һәм шәкертләргә ярдәм күрсәтү буенча күпгасырлык татар традицияләрен торгызырга ниятли.

«Мөхәммәдия» шәкертләренә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк иттеләр
http://dumrt.ru

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Мөхәммәдия» Казан мәдрәсәсе шәкертләренә нәзарәт әзерләп бастырган 200 данәдән артык «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмаларын бүләк иттеләр. Әлеге бүләкне Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды тапшырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге басмаларны нәшер итү чыгымнарын хәйриячеләр хисабына булды. Алар мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә укучы барлык шәкертләрне Коръәннең асыл мәгънәви тәрҗемәсен һәм оригиналь текстын үз эченә алган фундаменталь хезмәтләр белән тәэмин итте.

Ассоциациянең хәйрия юнәлеше координаторы Морат Әхмәров билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия оешмасы, мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, шәкертләр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен өйрәнсеннәр һәм белемнәрен тирәнәйтсеннәр өчен, әлеге китапны бүләк итеп бирергә карар кылган.

«Без мөселман уку йортларына һәм ислам мәгарифенә ярдәм итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз, чөнки ислам мәгарифен үстерүдән җәмгыятьнең күп кенә бүгенге проблемаларын хәл итү тора», — диде ул.

Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма директоры Марсель Сабиров сүзләренчә, «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләренең башлангычы мәдрәсәләргә, галимнәргә, остазларга һәм шәкертләргә  меценатлык ярдәме күрсәтү буенча күпгасырлык татар традицияләрен торгызу үрнәге була.

«ХХ гасыр башында татарлар арасында милли һәм дини мәгарифне үстерүдә татар хәйриячеләре зур роль уйнаган, алар халык тормышында актив катнашкан һәм үз диннәренең рухи-әхлакый үсеше проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торган», — дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100