news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хаҗиларын Изге җирләргә җиде табиб озата барачак

Алар, махсус курслар тәмамлап, тестлаштыру узган табиблар

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан хаҗиларын хаҗга озата барачак табибларның исемлеге расланды. Билгеле булганча, быел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән медицина хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештырылды.
Курслар вакытында инде хаҗга барып кайткан табиблар чыгыш ясады. Алар кыр шартларында кичектергесез ярдәм күрсәтү нечкәлекләре белән таныштырды. Ә “Идел-хаҗ” үзәге белгечләре Изге җирләрдәге эшнең дини аспектлары турында сөйләде.
Курслар тәмамлангач, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән табиблар тестлаштыру узды һәм 7 табиб бу елның октябрендә хаҗга бару өчен сайлап алынды, дип хәбәр итә “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot