news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мәчет үзенә берьюлы йөз кешене сыйдыра ала.

Менделеевск мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Бүген, Мөхәррәм аеның сигезенче көнендә Татарстанның Менделеевск районында яңа мәчет ачылды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Тантана тәмам булганнан соң мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров җәмәгать белән бергә күмәк рәвештә дога кылды.

Мәчетне төзү эшенә авыл халкы 2017 елда кереште, мәчетнең мәйданы – 64 квадрат метр, ул үзенә берьюлы йөз кешене сыйдыра ала. Бүгенге көндә Менделеевск районында 12 мәчет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot