news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында Корбан ашы үткәрделәр

Корбан ашын Х. Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге үткәрде.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылындагы җирле кафеларның берсендә Х. Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге Корбан бәйрәме уңаеннан ир-атлар өчен мәҗлес оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Мәртәбәле кунаклар булып, Ислам хәзрәт Дашкин җитәкчелегендә Пенза өлкәсе Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстанның Әлмәт шәһәре мәдрәсәсе мөгаллиме Йосыф хәзрәт Куряев, Иваново өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Халид хәзрәт Якупов һәм Урта Әләзән авылы халкы катнашты.

Бәйрәм ашы Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары Х. Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит Куряев хәйриячеләр адресына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм барлык катнашучыларга сәламәтлек һәм иминлек теләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100