news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтияттә хәләл базар үсеше хакында фикер алыштылар

Җитәкчеләр якынлашып килүче XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммитының программасы буенча да фикер алыштылар.

Мөфтияттә хәләл базар үсеше хакында фикер алыштылар
http://dumrt.ru/

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә «Продукцияне маркировкалау һәм мониторинг буенча экспертиза үзәге» ҖЧҖ директоры Александр Иванович Даган һәм эшмәкәр Рамил Миңнеханов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Кадыйров катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Җитәкчеләр якынлашып килүче XII «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммитының программасы буенча фикер алыштылар. Мөфти хәзрәт саммит көннәрендә эшләячәк Диния нәзарәте мәйданчыклары белән таныштырып узды.

Алга таба эшлекле сөйләшүне дәвам итеп, хәләл базар үсеше өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту ниятеннән, саммит вакытында кул кую ниятләнгән меморандум проекты буенча сөйләшү узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100