news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие «Корбан» сүзенең мәгънәсен аңлатты

Исламда дин термины билгеле бер вакытта терлекне Аллаһы Тәгаләгә табыну нияте белән корбан итү дигәнне аңлата.

Татарстан мөфтие «Корбан» сүзенең мәгънәсен аңлатты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «Корбан» дини терминының әһәмияте турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында язган.

«Корбан» сүзе «якынаерга», «якынрак булырга» дигәнне аңлата. Исламда Корбан — милек белән кылына торган табыну төрләренең берсе. Бу Аллаһы Тәгаләгә игелек кылу билгесе», — дип билгеләп үтә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мәҗбүри корбан чалу һиҗри календаре буенча икенче ел була, һәм шуннан бирле корбан итенең бер өлеше Корбан кылган гаилә тарафыннан кулланыла, ә бер өлеше — таратыла.

«Корбан терлегенең ите, беренче чиратта, ярлы, аз керемле кешеләргә бүлү өчен каралган. Шуңа күрә исламда корбан чалу кешелеклелекнең һәм юмартлыкның чын чагылышы булып тора», — дигән Татарстан мөфтие.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100