Универсиада вакытында хәләл тавык ите генә кулланылачак

Марат Низамов мөселман эшкуарларын хәләл индустрияне үстерүдә бергәләп катнашырга чакырып, нәкъ менә аларның хәләл товарлар җитештерүдә әйдәп барырга тиешлеген ассызыклады

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиада вакытында хәләл тавык ите генә кулланылачак. Халыкара уеннар вакытында тукландыру буенча оештырылган укулардан соң шундый карар кабул ителгән. Бүген бу хакта РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе корылтаенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов хәбәр итте.

“Хәләл тормыш рәвешенә әйләнергә тиеш”, - дип, ул бу терминның ризыкка гына түгел, фармакологиягә дә, медицинага да, теге яки бу товарны чыгарганда җәлеп ителгән финанслар, хезмәткәрләргә дә, транспортлау, товарларның сакланышы мәсьәләсенә дә кагылуын билгеләп үтте.

Марат Низамов мөселман эшкуарларын хәләл индустрияне үстерүдә бергәләп катнашырга чакырып, нәкъ менә аларның хәләл товарлар җитештерүдә әйдәп барырга тиешлеген ассызыклады. Мөселманнарда эчке рухның күтәренке булуын билгеләп үтте. “Хәләлгә сорау арта, без аны канәгатьләндерергә тиеш”, - диде ул.
Очрашуда хәләл индустриядә эшли торган кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә читтә калмады. Технологлар, экспертлар әзерләүне хәләл товар базары үзе таләп итә. “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Россия ислам университеты белән берлектә технологлар өчен хәләл буенча белем күтәрү курслары оештырылган. Бу курслардан кайбер технологлар хәләл ризыклар белән тукланырга карар кылган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәләл өлкәсендә теоретик тикшеренүләр алып баручы төркем оештырырга җыена. “Чөнки без кибетләрдә “капчыкта мәче” сатып алабыз. Азык өстәмәләре генә дә бүгенге көндә 1500ләп исәпләнә”, - диде Марат Низамов, лабораториядә теоретик, практик тикшеренүләрне алыр бару зарурлыгын ассызыклап. Элек авылда “бисмилла” әйтеп суелган ит хәләл дип саналса, хәзер исә хәлләр катлаулырак. Чөнки дуңгыз ДНКсы азык өстәмәләрендә дә табылырга мөмкин.

Билгеле: хәләл индустриясен үстерү өчен, аның законнар белән ныгытылган булуы кирәк. Марат Низамов сүзләренчә, бүген бик үк намуслы булмаган эшкуарлар ТУ (техник шартлар) билгесе белән хәләл булмаган продукция җитештерә. Хәләл буенча ГОСТ (дәүләт стандарты) булсын өчен, аның законнар белән яклануы зарур. 
Индустриянең үсеше өчен шулай ук мәгълүмат белән тәэмин ителеш тә мөһим. “Яңа проектлар барлыкка килә, чаралар үткәрелә, алар хакында мөселманнарга җиткерергә кирәк”, - диде комитет рәисе.

Хәләл ризыклар, товарлар җитештерүдә нәкъ менә мөселман эшкуарларының үрнәк күрсәтергә тиешлеген билгеләп үтте. Россия мөселман эшкуары кодексын эшләү зарурлыгын белдерде.