Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов өлкәсендә «Зеркальный» мөселман лагеренда өмә үткәрелде
Хәзер балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә җәйге сезон башлануга тулы масштаблы әзерлек эшләре бара.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Чираттагы өмә 2021 елның 23 маенда Саратов өлкәсенең Базарлы-Караболак районында «Зеркальный» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Анда Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары һәм хезмәткәрләре, Саратов һәм Энгельс мәчетләренә йөрүчеләр, Яңа Бурас һәм Базарлы-Караболак районнарыннан, шулай ук Пенза өлкәсеннән килгән дин әһелләре катнашты.
Ял көнендә алар лагерь территориясен коры яфраклардан һәм төзелеш чүп-чарыннан чистартты. Саратов өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә җәйге сезон башлануга тулы масштаблы әзерлек эшләре бара.
«Быел без “Мөслим” Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү сменаларын уздырырбыз дип өметләнәбез. Алар июль азагына-август уртасына чикләнгән форматта узачак»,-диде Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз