news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре җирләнгән зират кабат ачылган

Зират территориясен тәртипкә китерү эшләре 2020 елда башланган иде.

Дагыстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре җирләнгән зират кабат ачылган
https://dsmr.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Дагыстанның Дербент шәһәрендә масштаблы реконструкция эшләре үткәргәннән соң Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) сәхабәләре (көрәштәшләре) җирләнгән «Кырхляр» зиратының рәсми ачылышы булган.

Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Дагыстан Республикасы Мөфтиятенең Көньяк Дагыстандагы вәкаләтле вәкиле Хөсәен Гаджиев, Дагыстанның Дәүләт секретаре Хизри Абакаров, сенатор Сөләйман Кәримовның хәләл җефете Фирүзә Кәримова, Дербент башлыгы Рөстәмбәк Пирмагомедов, шәһәр имамнары советы рәисе Абдула Маликов, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре катнашкан.

Ачылыш тантанасыннан соң чарада катнашучылар 40 сәхабәнең каберен зиярәт кылган.

«Кырхляр» зираты территориясен тәртипкә китерү эшләре 2020 елда башланган иде. Әлеге максатларга Россия эшкуары һәм меценаты Сөләйман Кәримов 88,5 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100