news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар азаны» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Конкурс республикакүләм «Рухи моң» проекты кысаларында иң күркәм рәвештә әйтелгән татар азанын ачыклау максатыннан үткәрелде. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан 150 кеше катнашты.

«Татар азаны» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
http://dumrt.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән «Туган тел елы» на багышланган республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле. Оештыручылар әлеге конкурсны ел саен уздыру, шулай ук белгечләр белән бергәләп, азан әйтү өчен, милли мәкамнең 5 вариациясен эшләү һәм аларны Татарстан мәчетләрендә әйтүне тәкъдим итү максатын куйды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, балалар арасында абсолют җиңүче булып 12 яшьлек Данияр Нигъмәтҗанов танылды. Данияр Теләче районының Олы Мәтәскә авылында яши, VI сыйныфта укый. Төп бүләк буларак яшь җиңүчегә велосипед тапшырылды, ул, моннан тыш, җәй көне Корбан бәйрәме көннәрендә Казанның «Рәхмәтулла» мәчетенә ярымай кую тантанасында беренче азанны әйтү хокукына ия булды.

Өлкәннәр арасында III урынны Алексеевск районыннан 31 яшьлек Рәмис Фәсахов алды. Рәмис хәзрәт Урта Тигәнәле авылы мәчетендә имам-хатыйб булып эшли. II урынны Казаннан 49 яшьлек Илдар Кыямов алды. Илдар әфәнде ТНВ телеканалында хезмәт куя, ул танылган алып баручы.

I урынны Әлмәттән 26 яшьлек мөгаллим Илзам Хаҗиев һәм Татарстанның атказанган артисты, 37 яшьлек Марсель Вәгыйзов бүлеште. III һәм II урынга ия булучылар, шулай ук Илзам Хаҗиев акчалата бүләкләр алды. Ә татар аһәңе белән Марсель Вәгыйзов башкаруында азан ел дәвамында көн саен «Болгар радиосы» эфирында көненә 5 тапкыр яңгыраячак.

Республика күләмендә үткәрелгән «Татар азаны» бәйгесенең өлкәннәр номинациясендә катнашучылар татар аһәңе белән әйтелгән азанны видеога яздырдылар. Балалар азаннарын татар аһәңе белән дә, гарәп аһәңе белән дә әйтә алды, әмма җиңүчене сайлаганда өстенлек татарныкына бирелде.

Аннары катнашучылар видеоязмаларын Instagram социаль челтәрендә (лентага яки сториска) @ruhi.mon аккаунтын билгеләп, #татаразаны хештегы белән үзләренең битләренә урнаштырды. Компетентлы жюри — дин һәм милли көй өлкәсендәге белгечләр — авазларның дөрес әйтелешен саклап, үтемле рәвештә, рухи милли яңгырашта азан әйтүгә игътибар итте. Конкурсның максаты — татар азаны әйтелеше үрнәген ачыклау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100