news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада “Чиста мәчет” акциясенең җәйге сезоны башланды

Быел яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның «Борнай», «Мәүлид», «Рамазан», «Мәдинә», «Гаилә», «Зәңгәр» мәчетләрендә, Лаеш районы Усад авылының «Ихлас» мәчетендә өмә үткәрергә өлгерде инде.

Республикада “Чиста мәчет” акциясенең җәйге сезоны башланды
dumrt.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары «Чиста мәчет» акциясенең җәйге сезонын башлап җибәрә. Әлеге башлангыч кысаларында алар янәдән Казан мәчетләрен чистарту-җыештыру эшенә керешәчәк. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта өмә үткәрү өчен мәчетләр исемлеге төзелә. Яшь егет-кызлар, гадәттәгечә, тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юачак, тузаннарны сөртәчәк, чүпләрне түгәчәк.

Дөньяда авыр эпидемиологик хәл урнашу аркасында мәчетләр халык тарафыннан игътибарсыз калды. Шул ук вакытта, вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, чисталыкны тәэмин итү һәм дезинфекция уздыруның әһәмияте тагын да артты. Әлеге акцияне Рамазаннан соң да үткәрүнең төп максаты коронавирус таралуны булдырмау белән бәйле.

Чираттагы өмә 28 май көнне 17.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Сәлах» мәчетендә (Мамадыш тракты, 18) узачак. Волонтерлар дезинфекция үткәрәчәк, махсус чистарту чаралары белән келәмнәр чистартылачак, ишек-тәрәзәләр, баскычлар юылачак. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана. Әлеге изге эштә катнашу өчен волонтерлар чакырыла. Теләк белдерүчеләр нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә шалтыратып (237-86-18) теркәлү уза яки Инстаграм социаль челтәренең @muslimmol аккаунтына яза ала.

Исегезгә төшерәбез, быел яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның «Борнай», «Мәүлид», «Рамазан», «Мәдинә», «Гаилә», «Зәңгәр» мәчетләрендә, Лаеш районы Усад авылының «Ихлас» мәчетендә өмә үткәрергә өлгерде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100