Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар
Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла.
Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак.
«Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең „Нур“ хәйрия фонды ярдәме белән истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары — Яр Чаллы шәһәренең „Ак мәчет“ мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне 11 апрель көнне иртәнге 8гә Чирмешәннең үзәк мәчетендә көтәбез», — диде Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз