Чирмешән районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Имам-мөхтәсиб вазифасына кандидат буларак Рамил хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим ителде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кичә Чирмешән районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имам-мөхтәсиб вазифасына кандидат буларак Рамил хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим итте. Имамнар каршында аны таныштырып, Равил хәзрәт аның күпьеллык уңышлы дини эшчәнлеген һәм хезмәт юлы үтүен әйтте.

Рамил хәзрәт Ибраһимов Чирмешән районы имам-мөхтәсибе итеп бертавыштан сайланды.

Равил хәзрәт Зөфәров яңа сайланган имам-мөхтәсибкә Татарстанда Ислам һәм өммәт үсеше өчен хезмәт итүдә уңышлар теләде.