Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә мөхтәсибәте Татарстанда балалар арасында дистанцион вәгазь бәйгесе игълан итә
Бәйге таләпләренә килгәндә, видеовәгазьләр өч-дүрт минуттан артмаска тиеш.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бөгелмә мөхтәсибәте Татарстанда балалар арасында дистанцион вәгазь бәйгесе игълан итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөгелмә мөхтәсибәте, яшүсмерләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирүне үстерү максатыннан, дистанцион формада «Минем вәгазем» бәйгесен уздыру турында хәбәр итә. Әлеге чара 15 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә.
Бәйге таләпләренә килгәндә, видеовәгазьләр өч-дүрт минуттан артмаска тиеш. Чыгышта Коръәннән бер аять һәм, чыганагын күрсәтеп, бер хәдис кулланылырга тиеш. Шулай ук катнашучының киеме ислам кануннарына туры килү шарт. Бәйге малайлар һәм кызлар арасында ике яшь төркемендә узачак: 6-9 яшьлекләр һәм 10-15 яшьлекләр.
«Минем вәгазем» бәйгесендә катнашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: «Әти-әниләрне хөрмәтләү», «Компьютерның файдасы һәм зарары», «Рамазан аеның өстенлекләре», «Исламда канәгатьлек», «Өлкәннәргә ихтирам». Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
Видеоязмаларның бәяләгәндә башкару осталыгына, дикциягә, ачык яңгырашка, интонацияләрнең дөреслегенә һ.б. игътибар ителәчәк.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышлары биш баллы система буенча бәяләнәчәк. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр, сертификатлар тапшыру көтелә.
Бәйгенең шартлары буенча, әти-әниләр, баланың вәгазен видеога төшереп, 15 апрельгә кадәр bugulma-muhtasibat@mail.ru электрон почтасына яки +7 939 736-14-61, +79196275966 телефон номерларына җәбәрергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз