news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

«Исра һәм Миграҗ сабаклары турында уйланырга өндим», - дигән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
http://dumrt.ru/news/news_27129.html

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе җитү уңаеннан Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

«Бүген, Раҗәб аеның 26ннан 27сенә каршы төндә, бөтен ислам дөньясы мөселман календарендәге мөһим датаны — Исра һәм Миграҗ кичәсен каршы алачак.

Исра — Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә төнге сәяхәте, ә Миграҗ аның гаҗәеп рәвештә җиденче кат Күккә күтәрелүе, анда Аллаһ белән аралашуы. Исрага һәм пәйгамбәрнең Миграҗына ышану һәр мөселманның инануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу вакыйгаларның икесе дә Аллаһның Чиксез кодрәтле һәм теләсә нинди могҗизага сәләтле булуын күрсәтә.

Мөселманнар өчен түбәндәгеләрне аңлау мөһим. Беренчедән, Исра һәм Миграҗ Пәйгамбәребезгә «Кайгы елы»ннан соң юаныч буларак насыйп ителгән. Бу вакыйгалар алдыннан аның яраткан хатыны Хәдичә һәм абыйсы Әбү Талиб үлеп китә. Ягъни Мигъраҗ кичәсе безгә һәр авырлыктан соң җиңеллек килүен исебезгә төшерә! Икенчедән, Исра һәм Миграҗны бүләк итеп, Аллаһ Пәйгамбәрне ﷺ аның иман ныклыгы һәм ислам юлында хезмәте өчен зурлаган.

Билгеле булганча, Исра һәм Миграҗ алдыннан Рәсүлебез Мәккә халкын, озак еллар нәсыйхәтләп, ислам диненә чакырган, ләкин аңа мыскыллау, кимсетү һәм хурлау белән җавап биргәннәр. Мөхәммәдне зурлау белән бергә Аллаһаның өммәтен дә олы бүләкләр белән бүләкли. Болар — биш вакыт намаз, «Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Расүлнең шәфәгать итү хокукы.

Кадерле дин кардәшләр! Сезне Рәсүлүллаһның Исра һәм Миграҗ сабаклары турында уйланырга өндим. Миграҗ кичәсен каршылаганда да, һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә көчле иман, Аллаһның шәфкатенә һәм кодрәтенә ышаныч, Аның ярлыкавына һәм Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә өмет, җәһәннәм газабыннан курку һәм җәннәткә омтылу кебек хисләр белән тулы булырга тиеш», — диелгән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot