Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тулуны билгеләп үтәргә җыеналар
Киләчәктә, мәчет йортын киңәйтеп, кызлар өчен мәдрәсә, балалар бакчасы, спорт комплексы булдыру нияте дә бар.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Быел 2 октябрьдә Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тула. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә әзерлек эшләре турында «Самара татарлары» хәбәр итте. 22 февральдә оештыру комитеты утырышында да мәчетне юбилейга әзерләү, бизәү өчен акча табу мәсьәләсе күтәрелде.
Киләчәктә Тарихи мәчет йортында репрессия вакытларында корбан киткән имамнарның исем-фамилияләре язылган стелла урнаштырырга тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар бу фикерне хупладылар һәм Тарихи мәчеттә хезмәт итеп вафат булган бөтен имамнарның да исемнәрен кертергә кирәк дип таптылар.
Мәчет юбилеена әзерлек эшләре барышында башка мөселман кардәшләребезне дә катнаштырырга, китапханәне, музейны эшләп бетерергә, Тарихи мәчет турында китап чыгару, төзелешкә зур ярдәм күрсәткән кешеләр турында язу, мәчеттә шәһәр халкы өчен «Ачык ишекләр көне» уздыру һәм башка тәкъдимнәр булды.
Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Мәдрәсәсе, хәйрия җәмгыяте, китапханәсе һәм «Икътисад» журналы булган дин йорты 1932 елга кадәр татар мөселманнарының мәдәният үзәге дә булып хезмәт итә.
Сталин репрессияләре вакытында мәчет имамнары һәм мәхәллә җитәкчеләре, шул исәптән мулла, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин кулга алыналар һәм атып үтереләләр, мәчет ябыла, ә бинасы күп еллар балалар бакчасы, соңрак янгыннар аркасында тораксыз калган кешеләр өчен күчмә фонд буларак та хезмәт итә.
2003 елда мәчет мөселманнарга кайтарыла. 2005 елда региональ Диния нәзарәте, хөкүмәт һәм халыктан җыелган хәйрия акчасына мәчет бинасы төзекләндерелә башлый, беркайчан да булмаган манара һәм гөмбәз куела. Бүгенгә комплекслы төзекләндерү эшләренең дә зур өлеше эшләнгән инде. Аны эчке һәм тышкы ягыннан матур итеп бизисе, пластик тәрәзәләр урынына агач тәрәзәләр куйдырасы бар.
Шулай ук люстра, келәмнәр, борынгы стильдә эшләнгән җиһазлар сатып алырга кирәк. Киләчәктә, мәчет йортын киңәйтеп, кызлар өчен мәдрәсә, балалар бакчасы, спорт комплексы булдыру нияте дә бар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз