news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт имамнарына яңа үрнәктәге никах таныклыклары тапшырдылар

Документта никахлашучыларның, әтисенең исеме генә түгел, әнисенең дә исеме, никах укыган, исем кушкан имам-хатыйб, шушы никах, исемне теркәүче мулла, мәҗлес сәбәпчеләре яши торган мәхәллә дә күрсәтелә.

Әлмәт имамнарына яңа үрнәктәге никах таныклыклары тапшырдылар
Илнур Фәйзрахманов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт мөхтәсибәте имамы Фәһим Әхмәтҗанов никахлашкан яшь парларга тапшыру өчен яңа үрнәктәге документ эшләгән. Башта ул күп төрле таныклык вариантларын өйрәнгән. Хәзер яңа үрнәктәге документ Әлмәт төбәге имам-хатыйбларына тапшырылды. Бу турыда Әлмәт мөхтәсибәте хәбәр итте.

Яңа таныклыкларда никахлашучыларның, әтиләренең исемнәре генә түгел, әниләренең дә исемнәре күрсәтелә. Шулай ук никах укыган, исем кушкан имам-хатыйб белән бергә, шушы никах, исемне теркәүче мулла, мәҗлес сәбәпчеләре яши торган мәхәллә дә языла.

Соңгы вакытта шәһәр, бистә, авыл мәчетләрендә дә, шәхси йортларда да никах, балага исем кушу мәҗлесләре уздырыла. Никахлашучыларга, балага таныклык тапшырыла. Әмма аларның уртак бер стандарты булмаган.

Тагын бер борчулы очрак бар: никахны шахадәтнамәсе булмаган кешеләрдән укыту. Фәһим хәзрәт сүзләренчә, казый буларак, аңа аерылышырга теләүчеләр дә шәригать буенча хөкем сорап килә. Күп очракларда никахны кем укыганын да әйтә алмыйлар, таныклыклары да булмый.

Чынлыкта бәрәкәтле никах өчен никахлашучылар гына түгел, шаһитлар да, никахны укучы да җаваплы.

Яңа үрнәктәге таныклыклар бүген имам-хатыйбларга тапшырылды. Алар кулланылыр, никах, исем кушу өчен җаваплылыкны тагын да арттырыр дип ышанасы килә, диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100