news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рәгаиб кичәсе уңаеннан «Безнең никах» дип исемләнгән очрашу узды

Мансур хәзрәт Җәләлетдин түгәрәк өстәл янына җыелган яшьләргә никахның мөселман кешесе тормышындагы әһәмияте, аның шартлары, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы бурычлар, вазифалар хакында вәгазь сөйләде.

Казанда Рәгаиб кичәсе уңаеннан «Безнең никах» дип исемләнгән очрашу  узды
dumrt.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Кичә Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә «Безнең никах» дип исемләнгән очрашу узды. Әлеге чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе никахлашкан Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан үткәрелде. Очрашуга өйләнергә, кияүгә чыгарга ниятләре булган яшьләр, балаларын олы тормыш юлына озатучы әти-әниләр җыелды.

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган кичә ахшам намазыннан соң мәчетнең конференц-залында башланып китте. Беренче булып барлык катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Ул түгәрәк өстәл янына җыелган яшьләргә никахның мөселман кешесе тормышындагы әһәмияте, аның шартлары, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы бурычлар, вазифалар хакында вәгазь сөйләде.

Мансур хәзрәт гаилә кору, өйләнешүнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булуын ассызыклап узды. Өйләнеп кенә түгел, гаиләне саклау җәһәтеннән, тормыштан мисаллар китерде.

Кичә сорауларга җавап бирү форматында дәвам итте: яучылык итү, димләү, ислам диненең катнаш никахларга мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр буенча тәфсилле аңлатмалар бирелде.

Алга таба Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтәхов Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде. Танылган алып баручылар Ильяс Халиков, Марсель Әхмәдуллин, Динә Латыйпова хәләл туй мәҗлесләрен оештыру тәҗрибәләре белән таныштырып уздылар.

Кичә чәй өстәле янында аралашу белән дәвам итте, яшьләр татар халкының гаилә коруга кагылышлы гореф-гадәтләре белән танышты, викториналарда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100