news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте эшчәнлегенең еллык хисабын бастырып чыгарды

Хисапта мөфтият һәм аның структур оешмаларының 2020 елдагы төп эш нәтиҗәләре һәм юнәлешләре хакында мәгълүмат тупланган.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында эшчәнлек турында традицион еллык хисап басылып чыкты.

Хисапта мөфтият һәм аның структур оешмаларының 2020 елдагы төп эш нәтиҗәләре һәм юнәлешләре хакында мәгълүмат тупланган.

Мисал өчен, анда Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге, дини дәгъвәт, коронавирус пандемиясе вакытында зур күләмле хәйрия һәм агарту эшчәнлеге, яшьләр сәясәте һәм башка өлкәләрдәге эшенә йомгаклар чагылыш тапкан.

Еллык хисап белән биредә танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100