news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Коръән көне» бәйгесендә катнашкан иң кечкенә балага өч яшь булган

Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярышты.

Бөгелмәдә «Коръән көне» бәйгесендә катнашкан иң кечкенә балага өч яшь булган
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 24 гыйнварда Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең «Ирхәм» мәчетендә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды. Бәйгедә кырыктан артык кеше катнашты, иң кечкенәсенә — 3 яшь, ә иң өлкәненә 16 яшь иде.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланды. Рамил хәзрәт Изге Коръәнне өйрәнүнең кыйммәтләре турында искә төшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурсантларның чыгышын шәһәр мәчетләре имамнары һәм мәчет каршындагы курслар укытучылары катнашында компетентлы жюри бәяләде. Ярышлар өч яшь категориясендә узды. Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярышты. Чара дәвамында балалар өчен кызыклы уеннар һәм Коръән буенча викторина оештырылды.

Җиңүчеләрне һәм конкурста катнашучыларны кыйммәтле призлар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аннары барысын да чәй өстәленә чакырдылар.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Ирхәм» мәчете активына һәм бәйгедә катнашучыларның барысына да конкурсны оештырган һәм катнашкан өчен рәхмәт белдерә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100