news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фонды Ислам буенча дәресләргә чакыра

Моннан тыш, фонд мөслимәләргә фитнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыра.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ислам буенча бушлай дәресләргә чакыра. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам нигезләре, татарларда Ислам тарихы, малайлар һәм кызлар өчен Коръән өйрәнү буенча төркемнәр эшләячәк.

Моннан тыш, фонд мөслимәләргә фитнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шулай ук бу бинада тәһарәт алу һәм намаз уку өчен барлык шартлар да бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot