news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән Диния нәзарәтендә «Туган ягым мәчетләре» конкурсына йомгак ясадылар

Жюри хөкеменә өлкәнең төрле почмакларыннан мәчет рәсемнәре ясалган 30 эш тәкъдим ителгән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә «Туган ягым мәчетләре» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста өлкә Диния нәзарәте мөселман якшәмбе мәктәпләренең укучылары катнашкан.

Конкурс эшләре 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр кабул ителгән. Жюри хөкеменә Төмән өлкәсенең төрле почмакларыннан барлыгы 30 эш тәкъдим ителде, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтындагы хәбәрдә.

Жюри катнашучыларның эшне башкаруга иҗади якын килүен, конкурс темасын ачуын, үзенчәлекле булуын, сәнгать ягыннан күзаллауның тулысынча тормышка ашуын бәяли.

Җиңүчеләрнең барысы да дипломнар һәм бүләкләр ала, ә калган катнашучыларга сертификат бирелгән.

Төмән өлкәсе Диния нәзарәте Ислам агарту үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Йосыповка, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә рәхмәтен белдергән, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100