Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты
Уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның өченче уены үткәрелде.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 19 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр.
Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде.
2021-2022нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак. Киләсе – чират буенча дүртенче уен 23нче декабрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз