news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Мәүлид бәйрәменә чакыра

Биредә «Илаһилар» иҗат төркеме чыгыш ясаячак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне уңаеннан зур кичә оештыра. Кичә 30 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында узачак. Бу хакта конгресс сайтында хәбәр ителә.

Биредә «Илаһилар» иҗат төркеме чыгыш ясаячак. Алар мөнәҗәтләр, дини җырлар башкарачак. 20 кешедән торган төркемнең җитәкчесе — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Афарим Акчурин.

Мәүлид кичәсе 30 ноябрьдә көндезге сәгать 12:00 башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100