news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Дин эшләре идарәсе Мәскәү Җәмигъ мәчетен биш еллыгы белән котлый

Рухи үзәк һәм мәгърифәт чыганагы булган Мәскәү Җәмигъ мәчете алга таба да милләтара һәм динара тынычлыкны ныгыту эшендә зур файда китерәчәк, диелгән котлауда.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Дин эшләре идарәсе мөфти шәех Равил Гайнетдин адресына Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңартылган һәм киңәйтелгән комплексы ачылуга биш ел тулу уңаеннан котлау юллаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Иң мөһим рухи үзәк һәм мәгърифәт чыганагы булган Мәскәү Җәмигъ мәчете алга таба да милләтара һәм динара тынычлыкны ныгыту эшендә зур файда китерә, Россия һәм бөтен мөселман дөньясына белем һәм рухилык, игелек һәм тынычлык алып бара алачак», - диелә котлауда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100